Татарстанда 130 000 нән артык кеше картлык буенча югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла.
2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә. Социаль фонд бүлекчәләре белгечләре арттыруларны мөстәкыйль рәвештә эшли - гариза язарга һәм фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Югары күләмдә пенсия пенсионерның туган көненнән исәпләнә башлый, ә счетка икенче айга күчерелә.
Беренче төркем инвалидлыгы булган пенсионерлар искәрмә булып тора. Аларга теркәлгән түләү элегрәк, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштергәндә үк арттырылган. Шулай ук теркәлгән түләүне арттыру социаль пенсия яки туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга кагылмый.
Чыганак – Казань-КП.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев