25 апрельдән Татарстанда сәнәгый балык тотуга тыю кертелә.
25 апрельдән 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгый балык тоту тулысынча тыялар.
Әлеге тыю һәвәскәр балыкчыларга кагылмый, ләкин аларга ярдан бер генә кармак белән тотарга рөхсәт ителә (икедән артык чалгыч куллану ярамый), дип хәбәр итте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
Беренче кварталда инспекторлар 1 453 рөхсәт ителмәгән тоту коралын тартып алган — бу узган елдагы саннан 638гә күбрәк. Балык санын торгызу өчен ел саен сулыкларга 400 000нән артык ясалма оя урынлаштырыла.
фото: freepik.com
Нет комментариев