Татарстан Гидрометцентры хәбәр итүенчә, 21 июньдә республикада болытлы һава торышы көтелә, аерым урыннарда яңгыр яву ихтимал.
Төнлә һәм иртән аерым урыннарда томан төшү ихтималы бар.
Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк: төнлә 4-9 м/с, көндез 6-11 м/с, аерым урыннарда 15-17 м/с кадәр көчәйгәндә. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус булачак. Көндез һава +20..+25 градуска кадәр җылына.
Казанда болытлы һава торышы көтелә, аерым урыннарда кыска вакытлы яңгыр явуы һәм яшен булуы мөмкин. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк – 6-11 м/с, аерым урыннарда 15 м/с кадәр көчәйгәндә. Башкалада көндез максималь температура +22..+24 градус булачак.
Нет комментариев