«Газпром трансгаз Казан» компаниясе 2026 елның 1 мартыннан йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә һәм газны бердәм газлаштыру операторы порталы аша китерүгә дистанцион килешүләр төзү мөмкинлеген башлап җибәрде.
(20 май, “Апастово-информ”).
Компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яңа сервис документларны тулысынча - гариза бирүдән алып шәхси кабинетта карау статусын күзәтүгә кадәр онлайн рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Хезмәтне рәсмиләштерү өчен кулланучыга кирәкле документларны йөкләргә һәм гариза биргәндә «электрон форма»имзалау ысулын сайларга кирәк. Шуннан соң «Газпром трансгаз Казан» белгечләре килешүләрне цифрлы рәвештә әзерләячәкләр һәм аларны Порталдагы шәхси кабинетка урнаштырачаклар. Документларга кул кую ЕСИА аша «Госуслуги» порталы хисап язмасын кулланып башкарыла.
Нет комментариев