“Ура, авылга!” проекты балаларга онытылмас җәй бүләк итә
Район тормышы

“Ура, авылга!” проекты балаларга онытылмас җәй бүләк итә

Апас районында Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Алдынгылар” хәрәкәтенең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов булды.

Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән бергә Морзалар авылында “Ура, авылга!” проекты кысаларында ял итүче балалар белән очрашты.
Балалар кунакларга проект барышында үзләштергән шөгыльләрен тәкъдим иттеләр, милли уеннар уйнадылар. Шулай ук милли алкалар үрү, агачтан милли түш бизәкләре ясау, мич коймагы пешерү, чулпы әзерләү кебек остаханәләр тәкъдим ителде. Кунаклар балаларның иҗаты, көндәлек эшчәнлеге белән таныштылар.
Чарада шулай ук республика медиасында эшләүче һәм яшьләр тормышына битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты.

фото
фото: Ландыш Гайнуллина


“Нинди матур күренеш! Җәй көне авыл нәкъ шундый булырга тиеш. Шуның өчен дә “Ура, авылга!” проекты барлыкка килде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бүген ул республиканың 15 районында уңышлы эшләп килә. Остаханәләр, милли уеннар, Сабантуй рухы балаларда туган телгә, авылга мәхәббәт һәм кызыксыну уята. Иң мөһиме - алар үз тамырларын белеп, хөрмәт итеп, туган телдә аралашып, әби-бабайларын онытмыйча, милләтебезнең лаеклы вәкилләре булып үссеннәр, - диде Тимур Сөләйманов.

фото: Ландыш Гайнуллина
фото: Ландыш Гайнуллина


Ул шулай ук Апас районында “Ура, авылга!” проектының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Очрашуда әйтелгәнчә, “Ура, авылга!” проекты балаларда туган телгә, милли мәдәнияткә һәм авыл тормышына кызыксыну тәрбияләүне максат итеп куя. Быел проект Апас районының өч авылында уңышлы гамәлгә ашырыла.
Чара ахырында җырчы АлияНур катнашында күңелле дискотека узды. Шулай ук һәр балага “Ура, авылга!” проекты катнашучысы сертификаты тапшырылды.


Нет комментариев