Авылымны өзелеп сөям, диеп, Сөйләп йөрми авыл кешесе Саҗидә Сөләйманованың әлеге шигырь юллары “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясе торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты Марат Габделхәй улы Нуриевка атап язылган диярсең. Әйе, үзенең туган җирен чын күңелдән яратучылар гына тыныч кына игелекле эшләр башкаралар, туган ягы дип җан аталар, сулар һаваларының, эчәр суларының биредә икәнен тоеп яшиләр.
Апас ягы, чын мәгънәсендә, бәхетле. Әлеге бәхетне Тау ягында туып-үсеп, бүгенге көндә читкә сибелгән, Казан шәһәрендә яшәүчеләр дә тоеп яши. Бүген олыбызны-кечебезне туган як җепләре бәйли. Ә ул җепнең күчәре, нык баганасы – җитәкчебез Марат Нуриев.
Нинди генә җаваплы вазифа биләсә дә, дәүләт эшләре йөкләнсә дә, ерак чакрымнар узарга туры килсә дә, туган ягын, авылын, аның кешеләрен, эш-мәшәкатьләрен, гозер-үтенечләрен һәрчак йөрәгенең иң түендә йөртә ул.
Марат Габделхәй улы Нуриев 1966 елның 14 маенда Шәмәк авылында күп балалы гаиләдә туа. Кечкенәдән әтисе янында җир сөреп, басулар иңләп үскән бала ул. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, үз авылында тракторчы булып эшли. 1984 елда Совет армиясенә чакырыла. Чехословакиядә ике ел хезмәт итеп кайткач, Чистай шәһәре автомеханика техникумының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Һәм әтисе тракторына утырып 4 ел җир эшкәртә. Шуңа күрә дә, туган авылны, җирне ярату әтисе күңеленнән җанына күчкән зур мирас дип саный. Авыл кешеләрен эшле итү, мул, җитеш тормышта яшәтү уе белән яна. Алар белән күбрәк аралашкан саен яшәү көче, авылны җанландыру омтылышы арта бара.
Марат Габделхәй улы 1989 елда Казанга күчеп килә һәм Вахитов районының 8нче торак-эксплуатация участогына слесарь-сантехник булып эшкә урнаша. Әкренләп хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә. Биредә инженер, коммуналь хуҗалыкта идарәчесе урынбасары, «Жилсервис» директоры урынбасары, Яңа Савин районы «Жилсервис»ы директоры вазифаларын били. Читтән торып Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый.
2006 елның 1 августыннан Нуриев Марат Габделхәй улы «Уютный дом җәмгыятен җитәкли. Ул «Әнием-Мама» республика хәйрия фондын оештыруда катнаша, хатын-кызларга, балаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак, гел халык арасында булырга, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тырыша. 2015 елда Казан шәһәр Думасы депутаты, 2019 елда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2021 елдан - Россия Федерациясе Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты булып сайлана.
Нинди генә җаваплы урыннарда булса да гадилеген, гаделлеген, юмартлыгын югалтмый, шундый ук киң күңелле, олы йөрәкле, зур оештыру сәләтенә ия җитәкчебез булып кала бирә. Киңкырлы хезмәт көненнән соң да, җәмгыятьнең утырышларында катнашырга, хәлебезне сорарга, эшләр белән танышырга, киләчәккә максатлар билгеләргә дә вакыт таба. 5 елдан бирле “Апас” якташлар җәмгыятен җитәкләп, безнең оешманың эшчәнлеге республикада да алдынгы урыннар били.
Якташлык җәмгыяте әдәбият, сәнгатькә зур игътибар бирә, төрле проектларны гамәлгә ашыра, бөек шәхесләр, каһарманнар исемен мәңгеләштерү юнәлешендә күләмле эш алып бара, ифтар ашлары, хәйрия чаралары оештыра, авыл тарихларын барлый. Марат Габделхәевич җитәкчелегендә районда узган Сабан туе, Уңыш бәйрәме, Җиңү көне, 1 сентябрь, 8 март, Яңа ел бәйрәмнәреннән читтә калмыйбыз. Кыр батырларын, алдынгы терлекчеләрне тәбрикләү, өлкәннәр, сугыш һәм тыл ветераннарының хәлен белү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булу, балаларны беренче сыйныфка озату, укучылар өчен бәйгеләр оештыру безнең уртак эшебез.
Җәмгыятебез махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларына бик теләп кушыла. Гуманитар ярдәм җыю, махсус хәрби операция зонасына бару да курку белмәс, егетләр өчен җан атып, Ватаны өчен өзелеп торучы Марат Габделхәй улының көчле иңнәренә таянып, киң җилкәсе артында башкарыла.
Хөрмәтле Марат Габделхәевич! Сезгә карап сокланабыз, сездән үрнәк алабыз һәм олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Саулык-сәламәтлектә, гаилә тигезлегендә, тагын да хөрмәтле һәм дәрәҗәле булып яшәвегезне телибез.
Иңнәреңә куеп кулларымны
Бер сокланыйм: нинди көчле син!
Арысаң да һаман елмаясың -
Туган җирнең үзе кебек син.
Олы хөрмәт белән – “Апас” якташлык җәмгыяте.
Нет комментариев