«Халык инспекторы» — гади гражданнарга юлларда тәртип урнаштыруда катнашырга мөмкинлек бирә
Район тормышы

«Халык инспекторы» — гади гражданнарга юлларда тәртип урнаштыруда катнашырга мөмкинлек бирә

Кәрәзле телефонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гражданнар юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар турында оператив рәвештә хәбәр юллый алалар.

 

Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев белдерүенчә, программага юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый: алар оператив рәвештә карала, кирәк булганда урынга чыгып тикшерелә һәм закон нигезендә чаралар күрелә.
«Халык инспекторы» программасын кулану өчен иң элек кушымтаны кәрәзле телефонга урнаштырырга кирәк. Аннан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын видеога төшереп, кушымта аша юлларга мөмкин. Шунысы мөһим: видео кагыйдә бозу вакытында төшерелергә, ә аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш”, - дип ассызыклады Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Узган ел районда «Халык инспекторы» аша апаслылардан 3 хәбәр кабул ителгән. Хәбәрләрдә күбрәк каршы як полосага чыгып узу кебек кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.

Кагыйдә бозучылар белән көрәшү максатыннан республикада “Халык инспекторы” кушымтасы эшләп килә. Әлеге кушымтаны максаты нинди, ул ничек эшли? Бу хакта район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Булат Әхмәтҗанов аңлатмасы:
 
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юл хәрәкәтен җәмәгать контролендә тотуның нәтиҗәле коралы. Ул кешегә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын турыдан-туры Дәүләт автоинспекциясенә юлларга мөмкинлек бирә. Кушымта хокук бозу урынын һәм вакытын автомат рәвештә терки, бу мәгълүматның төгәллеген тәэмин итә. Алынган хәбәрләр административ эш кузгату өчен нигез булып тора.  Теләсә кем смартфонга “Халык инспекторы” (“Народный контроль”) кушымтасын күчереп алып, күзәтчелек органнарына хокук бозулар турындагы хәбәрне җибәрә ала.

Кушымтаның төп үзенчәлеге: штрафның 25 проценты күләмендә акча алырга мөмкинлек бирә. Хәзер кызыл утка чыгучыларны, каршы як полосадан баручылар, светофорның кызыл уты янганда «стоп-линиядән» чыгучылар, рульдә барганда телефоннан сөйләшүчеләр, иминлек каешын эләктермәүчеләр, җәяүлегә юл бирмәүчеләр, әйләнә-тирә мохитнең пычрануына шаһит булсалар,  хәбәр юлларга мөмкин", - ди ул.

 “Халык инспекторы” кушымтасы юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны бергәләп ачыкларга, юлларыбызда тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирә. 

Юл ялгышларны кичерми.  Кагыйдә бозуларны булдырмау -  безнең уртак бурычыбыз.  Тиешле тизлекне үтәү, куркынычсызлык каешларын эләктерү, руль артына исерек килеш яки арып утырмау – болар барысы да гади, әмма бик мөһим таләпләр.


Нет комментариев