Хезмәтенә күңел җылысы салынган
Гөлүсә Насртдинова 1998 елда Каратун авыл җирлегенә эшкә килә.
2007 елда җирлек башлыгының урынбасары булып билгеләнә. Хезмәтен яратып һәм чын күңелдән башкара. Хезмәтенең җаваплылыгын яхшы аңлый.
-Хатлар, электрон документлар белән эшләү, халык гозерен тыңлау, төрле белешмәлекләр бирү - көндәлек хезмәтем. Соңгы вакытта хуҗасыз җирләрне рәсмиләштерү, ияләрен табу эшен башкардык. Терлекләргә субсидия бирү буенча мәгълүматлар җыябыз. Халык торак мәсьәләсе, архив документлары буенча һәм башка төрле белешмәлекләр алырга да килә. Үз эшебездән тыш җәмәгать эшләреннән дә читтә калмыйбыз. Өмәләргә дә еш чыгабыз, - ди Гөлүсә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев