Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Хөкүмәт Түбән Камада химия җитештерүен эшләтеп җибәрүгә 50 млрд сум юнәлдерәчәк

Россиядә җиңел сәнәгатьтә кулланыла торган синтетик җепселләр, җепләр һәм полимерларның тулы циклын җитештерү планлаштырыла.

Бу хакта РФ Хөкүмәте каналында хәбәр иттеләр. Хөкүмәт әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кредитны субсидияләүгә 50 млрд сумга якын акча юнәлдерәчәк. Җитештерү Түбән Камадагы «Танеко» базасында оештырылачак. Анда полиэтилентерефталат – полимер чыгаруның тулы циклын булдырачаклар, ул төргәкләр, пленкалар һәм башка эшләнмәләр җитештергәндә кулланыла. Моннан тыш, предприятие җиңел сәнәгатьтә, шул исәптән тукымалар җитештерүдә кирәкле төрле синтетик җепләр һәм җепселләр җитештерәчәк. 


Проект кластер инвестиция платформасының ташламалы кредитларын субсидияләү механизмы кысаларында хупланганнары арасында иң эресе булды. Аны гамәлгә ашыру технологик лидерлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән «яңа материаллар һәм химия» милли проекты кысаларында алып барыла. 

Чыганак: “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев