Чын күңелдән сезне Физкультурачылар көне белән тәбрик итәм!
Спорт кешеләрне берләштерә, сәламәт яшәү рәвешенә өнди, ихтыяр көче һәм максатчанлык тәрбияли. Районыбызда спорт үсешенә өлеш керткән, яшь буынга матур үрнәк күрсәткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күтәренке рух һәм яңадан-яңа уңышлар телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев