Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Район тормышы

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм!

Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз елдан-ел матурлана, яңара, яңа биналар, яңа корылмалар калкып чыга. Һәр төзелеш артында - сезнең тырышлык, һөнәри осталык һәм җаваплылык тора.


Фидакарь хезмәтегез, районыбыз үсешенә керткән зур өлешегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да һәр эшегез уңышлы булсын, төзегән биналарыгыз озын гомерле, хезмәтегез хөрмәтле булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм яңадан-яңа уңышлар телим.


Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев