“Хыялларыбызны чынга ашыручы әниебез”
Кышкы салкын иртә. Быел кар да мулдан яуды. Ишек алдына чыгып, кечкенә генә сарай ишеген ачсаң, аннан кошлар тавышы ишетелә. Канат кагышлары, сайраулар… Бу кечкенә генә бүлмә әйтерсең лә тере табигать почмагына әверелгән. Мондый матурлык Апаста яшәүче хезмәттәшебез Гөлнара Кәбирова гаиләсендә урын алган.
Гөлнара – ике бала әнисе. Ул балаларының хыялларын тормышка ашырырга тырышучы, гаиләсен кайгыртып яшәүче тырыш ана. Бу язма – нәкъ менә Кәбировлар гаиләсе, аларның уртак шөгыльләре һәм гаилә җылысы турында.
-Кара әле, әнием, күгәрченнәр ничек матур итеп очалар икән бит! - дип бервакыт сокланып күрсәтә Исфан телефон экранындагы видеоны. Күккә күтәрелеп, әйләнеп төшкән кошлар малайның күңелендә зур кызыксыну уята.

- Ошыймы сиңа? - дип елмая әнисе. - Ярар, улым, карап карыйк әле, бәлки табарбыз да…
Шулай итеп, 2024нче елда гади генә кызыксыну зур мавыгуга әверелә. Бераздан әнисе улына шатлыклы хәбәр җиткерә:
-Улым, мин сиңа зур бүләк ясыйсым килә, - ди ул.
Озак та үтми, өйләренә ике ап-ак күгәрчен кайтып куна. Аларны Апаста яшәүче тәҗрибәле кош асраучылар - Тәлгать абый Заһидуллин һәм Рафыйк абый Гайнетдинов белән киңәшләшеп алалар. Нәкъ менә шул ике коштан башланган кызыксыну бүген инде кечкенә генә кошлар хуҗалыгына әверелгән.
-Хәзер миндә төрле токымлы бик күп күгәрченнәр бар. Аларның күктә очып, әйләнеп төшүләрен күзәтү - үзе бер рәхәт, - ди Исфан.
Кошларны карау исә зур игътибар һәм җаваплылык таләп итә. Исфан аларны бодай, кукуруз, борчак белән тукландыра, җәй көне сусыл үләннәр җыеп бирә.
-Кәнәриләрне мин аеруча яратам, - дип кушыла әнисе Гөлнара. - Иртә белән матур итеп сайрап уяталар бит алар.

Чыннан да, бу йортта күгәрченнәр генә түгел, амаддиннар, канарейкалар, попугайлар да бар. Канатлы дуслар өчен махсус шартлар тудырылган: күгәрченнәргә аерым бүлмә әзерләнгән, вакытында дезинфекция үткәрелә, кирәкле прививкалар да ясала. Попугай өчен исә аерым өй төзелгән.
-Материалларын әти кайтарды, без аны бергәләп ясадык. Кошлар өчен җылы һәм уңайлы булды, - ди Исфан үзе.
9нчы Май - Җиңү бәйрәмендә күккә ашкан кошлар арасында Исфанның күгәрченнәре дә бар. Аларны ул Краснодар, Сочи, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән үк алып кайта. Шунысы игътибарга лаек – күгәрченнәр белән кызыксынган 4-5 яшьлек балалар да әти-әниләре белән Исфан янына килеп, тәҗрибәсен алалар һәм үзләре дә күгәрчен асрау белән шөгыльләнә башлыйлар.
Кәбировлар гаиләсе хуҗалыгы кошлар белән генә чикләнми. Йортта куяннар, сарыклар, кәҗәләр дә асрала.
-Без аларның һәрберсен иркәләп, исемләп дәшәбез, - дип елмая Исфан. - Хайваннарны гаиләбез белән бергәләп карыйбыз. Әти хуҗалык өчен печән, арпа-бодаен алып кайтып тора.

Исфан Апас урта мәктәбенең 10нчы сыйныфында белем ала. Аның Анисә исемле апасы да бар, ул Буа шәһәрендәге медицина училищесында укый. Әниләре Гөлнара исә оста пешекче булуы белән дә билгеле, шулай ук редакциядә хезмәт куя.
-Әниебез безне һәрвакыт тәмле ризыклар белән сөендерә. Ни генә пешерми ул - өчпочмак, сумса, тортлар - барысы да тел йотарлык була, - ди Исфан әнисен мактап.
Соңгы вакытта гаиләдә тагын бер кызыклы шөгыль барлыкка килгән.
-Без хәзер “Дубай шоколадлары” да ясый башладык. Бик тәмле килеп чыга. Моннан тыш, иттән колбасалар ясыйбыз, кәҗә сөтеннән сыр, творог, каймак әзерлибез, катык аертабыз, корт та ясыйбыз, - ди Исфан.
Гаилә канатлы дусларыбызны да онытмый. Исфан кошлар өчен җимлекләр дә ясый, аларны ишегалдында урнаштыра.
- Кыш көне кошларга бик авыр бит. Кар күп булганда ризык табуы кыенлаша. Шуңа күрә, без аларны тары, бодай, ипи валчыклары белән сыйлыйбыз. Әнием “кошларны ашату - саваплы эш, сәдака бирүгә тиң”, дип гел искә төшереп тора, - ди егет.
Исфан яшь булуына карамастан, киң күңелле, акыллы егет булып үсә. Ул гаиләсенә ярдәмчел, табигатьне һәм хезмәтне ярата.
-Мин әниемә бик рәхмәтле. Ул безне хезмәт сөяргә, табигатьне сакларга, туганлыкның һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Иң мөһиме - хыялларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итә, - ди Исфан.

Гөлнара ханым балаларның хыялларын беркайчан да игътибарсыз калдырмый. Әни кешенең җылы сүзе, ярдәме белән гади генә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев