2027 елның 1 гыйнварыннан россиялеләрнең чит ил паспортларына балалар турындагы мәгълүмат кертелү туктатылачак.
Бу карар ата-аналар документларында алар турында мәгълүмат булганда, үз чит ил паспортлары булмаган Россиянең балигъ булмаган гражданнарын кертүдән баш тарту очраклары ешаюы белән бәйле. Бу хакта ТАСС Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк бирелгән, балалар турында билгеләр булган чит ил паспортлары гамәлдә булу сроклары тәмамланганчы гамәлдә калачак. Эчке эшләр министрлыгында сәфәр алдыннан баланы ата-ананың чит ил паспорты буенча конкрет илгә кертү мөмкинлеген ачыкларга, шулай ук тиешле халыкара килешүләр белән танышырга киңәш итәләр.
2027 елның 1 гыйнварыннан чит ил паспорты бланкы да үзгәрәчәк. Анда «Шәхси код» һәм «Хисап язмасы» графалары юкка чыгарылачак, алар, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге хокукый киңлектә актуальлеген югалткан.
Моннан тыш, документ төрен белдерүче машина укый торган код та үзгәрәчәк. Аңа икенче латин хәрефе өстәләчәк: PP – гражданның чит ил паспорты өчен, PD – дипломатик һәм PO – хезмәт паспорты өчен. Хәзерге вакытта тиешле рәвештә P, D һәм S билгеләмәләре кулланыла.
Нет комментариев