Дин рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аллаһы Тәгалә кемнәрне ярата?
Аллаһы Тәгалә кемнәрне ярата? Нинди гамәлләрне сөя? Тимергали хәзрәт Юлдашев бу турыда телеграм-каналында яза.
-
Мунчада яратышу гөнаһмы?
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Чисталык – иманның яртысы», – ди. Мөхәммәд (с.г.в.) тешләрне чистарту, тырнак кисү, киемне юу турында да алдан әйтеп калдырган, тәнне чиста тотуны безгә бурыч итеп йөкләгән. Тәнне чиста тоту өчен татарлар аеруча үз иткән мунча бар. Мунча керү әдәбе нидән гыйбарәт? Мунчада нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый?
-
Бүгеннән Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә
Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
-
Сәфәр аенда никах укытырга ярыймы?
5 августта Ислам календаре буенча сәфәр ае башланды. Сәфәр ае белән бәйле киң таралган бер ялгыш бар. Ул да булса, бу айны бәхетсез ай, дип санау, янәсе, ул бәла-казалар һәм кайгылар китерә, һәм бу айда һәртөрле эш башлау, бигрәк тә никах укыту тыела дип санау.
-
Гөнаһ кылучы кешене нәрсә көтә?
Ислам галимнәре, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, гөнаһ кылуның яман нәтиҗәләрен билгели. Шуларның кайберләрен карап үтик.
-
Көнләшергә ярыймы? Ярый. Ике очракта...
Көнчелек – ул борынгы чир. Болай дип әйтүебезнең сәбәбе – Иблис мәлгуньнең Аллаһыга итагать итмичә, көнчелеге, тәкәбберлеге сәбәпле, Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылудан баш тартуы. Шулай ук Һабил исемле туганыннан көнләшеп, үзен аннан яхшырак санап, аны үтерүче Кабилнең гамәле дә моңа сәбәп булып тора.
-
Дога кылгач, ник битне сыпыралар?
Дога кылганнан соң битне сыпыру Пәйгмбәрбез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора. Ни өчен битне сыпыралар, түбәндә сүз шул хакта.
-
Вакытында гафу үтеник!
Һәр кеше дә үзенең яшәү дәверендә күпмедер гөнаһ кыла. Ялгыш кына кешенең хәтерен калдырулар, үпкәләтүләр, рәнҗү-каргышлар алырга да мөмкин.
-
Гашурә көнен ничек уздырырга?
Мөхәррам аеның 10 нчы көне – Гашурә көне дип санала. Бу көндә гаҗәеп олуг, без гыйбрәт алырлык мондый вакыйгалар булган:
-
Әлмәндәрдә олысы-кечесе корбан ашына җыелды
Әлмәндәрдә корбан ашы узды. Авыл мәчетенә 45ләп кеше җыелды.
-
Ничә кыз бала тудырып тәрбияләгән кешенең җәннәттә урыны бар?
Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһиссәләм: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез», – дип әйткән.
-
Ни өчен ислам динендә каш йолку тыела?
Динебез буенча, бик нык ихтыяҗ (медицина ягыннан күрсәтмәләр) булмаганда, хатын-кызга үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртү кирәкле эш түгел. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тышкы кыяфәткә бернинди нигезсез (кирәкмәгәнгә) үзгәртүләр кертүгә каршы булган.
-
Яулык ябынмау зур гөнаһмы? (Киенү әдәпләре турында)
Коръәндәге «Әгъраф» сүрәсенең 26нчы аятендә: “Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр”, – диелә.
-
Гашура көнендә тоткан ураза үткән елдагы гөнаһларны гафу итә
Һиҗри календарь буенча, Мөхәррәм ае яңа елыбызны башлап җибәрде. Мөхәррәм башка айлардан нәрсәсе белән аерыла соң?!
-
Балага исемне кайчан кушу хәерле?
Исем кеше шәхесенең бер өлеше булып тора, шуңа күрә Исламда исемгә зур игътибар бирелә.