Чирмешән авылында ифтар ашы узды
Чирмешән авылы мәчетендә 27 март көнне мәчет каршындагы мәдрәсәдә укучы хатын-кызлар тарафыннан авыл халкы өчен ифтар мәҗлесе оештырылды.
Бер бүлмәдә ир-атлар, икенче бүлмәдә хатын-кызлар җыелды. Авылыбыз имамы Хәмзә хәзрәт бик эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, Коръәннән сүрәләр укыды. Наил Шәүкәт улы һәм Ләйсән Исмәгыйль кызы гаиләсенең гакыйка корбаныннан пешерелгән тәмле шулпа һәм корбан итеннән авыз иттек, тәм-томнар белән сыйландык. Ифтар мәҗлесен үткәрүгә көче кергән һәркемгә Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын, тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабуллардан булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев