Дин рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән авылында ифтар ашы узды
Чирмешән авылы мәчетендә 27 март көнне мәчет каршындагы мәдрәсәдә укучы хатын-кызлар тарафыннан авыл халкы өчен ифтар мәҗлесе оештырылды.
-
Апаста зурлап ифтар ашы уздырылды
Үзәк ресторанга мул сыйлы табыннар артына якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләр, мөмкинлеге чикле райондашларыбыз, дин әһелләре, хөрмәтле өлкән яшьтәге җитәкчеләр җыелды.
-
Иске Йомралыда ифтар ашы узды
Иске Йомралы авылында яшәүче ир-атлар мәчеткә ифтар ашына җыелды.
-
Шыгай авылы өлкәннәре кабат ифтар ашына җыелган
Шыгай авылы мәчетендә ифтар ашлары еш уза. Ураза тотучы дин кардәшләр күмәк табыннар артында авыз ача.
-
Апаста өлкән хезмәттәшләрне хөрмәтлиләр
Районның Әлфия Сафиуллина җитәкчелегендәге үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы коллективы үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне ифтар ашына чакырды.
-
Фидия турында ниләр белергә кирәк?
Әлеге сәдаканы бирүнең дөреслеген «әл-Бәкара» сурәсенең 184 нче аяте раслый: «Санаулы көннәрдә (ураза сезгә фарыз кылынды). Ләкин арагыздан кем дә кем (ураза аңа зарар китерерлек дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, (уразаны калдыра ала, ләкин тота алмаган көннәре урынына сәламәтләнгәч яки сәфәре тәмамлангач), башка санаулы көннәр (тотарга тиеш). Аңа (фидиягә) көчләре җиткәннәргә исә 1 фәкыйрьне (көненә 2 мәртәбә ашатып) туендырырлык фидия (йөкләнә)».
-
Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?
“Тәравих намазыннан арып кайтып, иртән сәхәргә йоклап калганбыз. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?”
-
Казанда “Апас” якташлар җәмгыяте ифтар ашы уздырды
Казанның “Милләт” ашлар залында “Апас” якташлар җәмгыяте ифтар үткәрде.
-
Кече Бакырчы авылында ифтар ашы узды
Кече Бакырчы авылының “Фәтхелислам” мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды.
-
Хаҗ вакытында шайтанга таш атуның мәгънәсе нидә?
Хаҗ вакытында шайтанга таш ату йоласы бар. Ни өчен шайтанга таш атабыз? Бастырылганда яисә күзгә шайтан күренгәндә, дога укып, шайтанны куабыз бит. Ә нигә хаҗ вакытында таш белән куабыз? Бу йоланың нигезендә нәрсә ята? Мәгънәсе нинди?
-
Шәмәк авылында ифтар ашы узды
Россия Дәүләт Советы депутаты, Казандагы «Апас якташлык җәмгыяте» җитәкчесе Марат Нуриев тормыш иптәше, уллары, киленнәре, оныклары исеменнән туган авылында ифтар ашы үткәрде.
-
Дәүләкидә ифтар ашы узды
Изге Рамазан аенда 20 нче март көнне Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында Дәүләки авылы мәчете һәм иганәчеләр, мәктәп ярдәме белән зур ифтар мәҗлесе оештырылды.
-
«АгроАктив” хуҗалыгы Болын-Балыкчы һәм Кормаш авыллары халкын ифтар ашына җыйды
Хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан мул сыйлы табыннар әзерләнде
-
Апас туган якны өйрәнү музеенда ифтар ашы узды
Апас туган якны өйрәнү музеенда ураза тотучы апалар белән авыз ачу мәҗлесе үтте.
-
Уразаның әһәмияте
“Рамазан аендагы уразаның әһәмияте турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Иман китергән хәлдә һәм савабын өмет итеп Рамазан аенда ураза тоткан кешенең гөнаһлары гафу ителер” (Әл-Бохари, Mөслим).