Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

ТР МДН «Хәләл» стандарты комитеты ГОСТ таләпләренә туры килүен тикшерү үтте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Росаккредитация (Федераль аккредитация хезмәте) тарафыннан ГОСТ Р 70402-2024 таләпләренә туры килүен тикшерү үтте.

ТР ДМ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге вакытта бу Россиянең яңа милли ГОСТына туры килүче бердәнбер хәләл сертификацияләү органы булып тора.

Аккредитация барышында комитетта сыйфат менеджменты системасы, хәләл аудит процедуралары һәм гаделлекне контрольдә тоту механизмнары булуы, персоналның компетентлыгы һәм кирәкле документлар белән тәэмин ителеше тикшерелде. Оешма эчендә аудиторларның, ислам мәсьәләләре буенча техник экспертларның, хәләл сертификацияләү буенча техник экспертларның булуына анализ үткәрелде.

ТР МДН «Хәләл» стандарты комитеты 1999 елдан бирле эшләп килә. Әлеге вакытта комитет сертификациясе 22 илдә танылган, бу Россия тавар җитештерүчеләре өчен чит базарларга экспортны гадиләштерә. ТР МДН «Хәләл» стандартлары комитеты SMIIC стандартлары буенча халыкара аккредитациягә, Малайзиянең Ислам үсеше департаменты (JAKIM) рәсми аккредитациясенә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубайдагы Халыкара аккредитация үзәге – EIAC (Emirates International Accreditation Centre) аккредитациясенә ия.

ГОСТ Р 70402-2024 – бу хәләл сертификацияләү органнарына таләпләрне билгеләүче яңа Россия милли стандарты. Ул агымдагы елның 3 февраленнән көченә керде. ГОСТ хәләл өлкәсендәге халыкара стандартлар – Гарәп дәүләтләре (Фарсы култыгы) хезмәттәшлеге советының стандартлаштыру оешмасы (GSO) һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (OIC) Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) стандартлары, шулай ук ISO/IEC 17065 база халыкара стандарты исәпкә алынып эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев