Олы Бакырчы авылы китапханәсендә ифтар ашы узды
Авыл китапханәсендә ураза тотучы хезмәттәшләр бердәм булып ифтар ашы үткәрде.
(13 март, “Апастово-информ”).
Ифтар ашы башланганчы матур итеп Коръән сурәләре укылды. Әлфия апа Тимершина матур, аңлаешлы итеп вәгазьләр сөйләде, һәркемнең кызыксынган соравына төгәл җавапларын бирде. Түгәрәк өстәл артында узган җанлы әңгәмә барышында төрле мәсьәләләр күтәрелде. Туган телебезне саклау, аралашу, аны үстерү - төп темаларның берсе булды. Ураза, әхлак тәрбиясе, яшь буынны дөрес тәрбияләү турында да фикер алышынды.
“Рамазан аенда ифтар ашы уздыру күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, саваплы эш, шулай ук, мондый мәҗлесләр халыкны бергә җыя, дуслыкны арттыра”, - дип хәбәр итте китапханә мөдире Гүзәл Мөстәкыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев