Дин рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Дөньяң тамырдан үзгәрә» – Гомрә ничек башкарыла, анда барыр алдыннан ниләр белергә кирәк
Бөтен дөнья мөселманнары ел саен, хаҗ кылу максаты белән, Мәккәгә барырга омтыла. Хаҗның бер төре – гомрә. Кече хаҗны ничек дөрес башкарырга, шулай ук Согуд Гарәбстанында гыйбадәт кылудан тыш нәрсә эшләргә мөмкин – «Татар-информ» материалында.
-
Коръән укуның фәзыйләтләре
Берәүләр өйдә һәр көнне Коръән укый, икенчеләр елга берничә мәртәбә Коръән укыта. Яшәгән йортларыбызда Коръән укылуның өстенлеге, фазыйләте бик зур. Һәм ешрак булган саен, бу тагы да сизелә.
-
«Изге Болгар җыены» KazanForum 2025 икътисади форумының мәдәни программасын төгәлли
Быелның 18 маенда Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узачак. Бәйрәм XVI «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтә һәм аны тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Шыгайда ифтар ашы узды
Рамазан аенда районыбыз мәчетләрендә, мәдәният учакларында авыз ачу мәҗлесләре оештырыла.
-
Чүрибурашта ифтар ашы узган
Авылдашлар мул сыйлы табыннар артына җыелып, авыз ачканнар, догалар кылганнар.
-
Кайгы килсә, нинди дога укырга?
Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Бер көн безнең яклы булса, икенчесе безгә каршы булырга мөмкин. Шатлык - төрле күңелсезлекләр, ә алары шатлык-куаныч белән алмашынып тора. Ләкин ни генә булса да, мөэмин-мөселман сабыр, түзем булып калырга тырышырга тиеш.
-
«Fashion Iftar 2025»: Көнчыгыш төсе, ике көнлек формат, яңа шәһәрләр, түләүле билетлар
20 март көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә тугызынчы тапкыр Fashion Iftar узачак. “Интертат” чараның яңалыкларын, программасын һәм иң кирәкле мәгълүматны туплады.
-
Фитыр һәм фидия сәдакалары нәрсә белән аерыла?
Фитыр – ул һәр мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган сәдакасы. Ул вәҗиб гамәл (ягъни бирсәң – саваплы, бирмәсәң – гөнаһлы буласың) булып тора. Һәм аны һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына карамастан, тапшыра. Бу хакта «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.
-
Кадер кичәсе һәм Гает көненең фазыйләте
Кадер кичәсе һәм Гает көненең фазыйләте турында «Татарча хәдисләр» телеграм-каналында язалар.
-
Азан ишеткәндә аны кабатларга кирәкме?
Азаннан соң кыла торган дога «Хозур дин турында» телеграм-каналында чыкты.
-
Рамазанны файдалы итеп ничек уздырырга?
“Рамазан – рухи яктан камилләшү ае ул. Бу айда күңелләребез тынычлана, без кайбер күркәм гадәтләрне тормышта һәрдаим куллана башлыйбыз, ихласлыгыбыз ныгый. Һәм боларның барысына да без Аллаһының рәхмәте белән ирешәбез. Рамазан ае дәвамында шушы гамәлләрне эшләсәгез, тормышыгызның ни рәвешле үзгәрүен бик тиз тоярсыз.
-
Тәлгат Таҗетдин беренче ифтарда: «Рамазан 11 ай буена җыелган гөнаһның бөтенесен яндыра»
Рамазан аеның беренче көнендә «Туган авылым» милли-туристик комплексында Татарстандагы күркәм мәҗлесләрнең берсе – беренче ифтар булды. Көтеп алынган кунакларның берсе – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин иде.
-
Намаздан соң нинди зикер әйтергә?
Намаздан соң әйтелә торган зикерләр турында «Хозур дин турында» телеграм-каналында аңлаталар.
-
Ураза тота алмаучыларга нишләргә, һәм кемнең уразасы дөрес булмый?
Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында ураза тота алмаучы һәм ураза тотырга ярамаган кешеләр турында аңлаталар.
-
Ифтарны кайда үткәрү саваплырак: өйдәме яки мәчеттәме?
28 нче февральдә кояш баеганнан соң Рамазан-шәриф ае керә. Шул уңайдан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Мирхәт хәзрәт быелгы ураза ае тәртибе белән таныштырып китсәгез иде.