Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Апас “Җәмигъ” мәчетендә “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән кичә узды

Әлеге очрашу 30нчы ноябрь - Әниләр көненә багышланган иде.

(29 ноябрь, “Апастово-информ”).



Традициягә кергән Абыстайлар җыены бу юлы Әниләр көне уңаеннан оештырылды. Биредә Татарстан Диния Нәзарәте каршындагы мөслимәләр берлеге тарафыннан чыгарылган “Абыстайлар - Ак әбиләр” китабы презентацияләнде. Әлеге китапка районыбызда яшәүче Ак әбиебез Сәүдә абыстаебыз турында мәгълүмат та урнаштырылган. Мөхтәсибәтебездә кардәшләребезгә дини гыйлем таратуда, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш кертүче Рауза абыстаебыз турында да бик матур, тирән эчтәлекле вәгазь сөйләнде. Шулай ук әлеге китапта бүгенге көндә район мөслимәләр берлеге тарафыннан киңкырлы башкарылган эшләр турында да мәгълүматлар китерелгән. Хөрмәтле өлкән абыстайларыбызның халык арасында башкарган хезмәтләре өчен аларга олы рәхмәтләребезне җиткердек. Бүгенге җыенны әзерләүдә күп көч куйган мәчет абыстайлары Гөлсирә һәм Суфия ханымнарга олы рәхмәтләребез. Җыен заманча интерактив җайланмалар кулланып, матур, тәэсирле вәгазьләр белән катнашучылар күңелендә тирән эчтәлекле истәлек булып калды. Һәркем әлеге җыенның бик мәгънәле, файдалы булуын билгеләп үтте, рәхмәтләрен җиткерде. Гөлсирә абыстай җыелыш башлану алдыннан, ахырдан да һәркайсыбызның күңеленә үтәрлек итеп, динебездә аналарга булган хөрмәт, ихтирам турында сөйләде, Коръән сурәләре укылып, догалар да кылынды. Абыстайлар җыены мул чәй табыны артында дәвам итте.
Венера Сәгъдиева,
район мөслимәләр берлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев