Апас “Җәмигъ” мәчетендә чираттагы мөслимәләр җыены узды
Җыенда җирлек белән бәйле булган танылган мәгърифәтче, дин әһеле Нургали Хәсән әл Буави турында тирән эчтәлекле чыгыш тәкъдим ителде.
(29 октябрь, “Апастово-информ”).
Суфия абыстай Сәлахова абыстайларга интерактив материаллар ярдәмендә матур мәгълүматлар җиткерде, сорауларга җаваплар бирде. Катнашучылар бик кызыксынып тыңладылар, үз фикерләрен әйттеләр, киләчәктә милләттәшләребезгә дини мирасыбызны үстерүдә, халыкка таратуда өлешләрен керткән үзебезнең якташларыбыз турында сөйләшүләрне дәвам итү кирәклеген белдерделәр. Әлеге җыенны оештыручы мәчет абыстае Гөлсирә ханымга һәм Суфия абыстайга олы рәхмәт. Киләчәктә дә шундый очрашулар дәвамлы булсын иде.
Венера Сәгъдиева,
район мөслимәләр берлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев