Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Үтәмеш мәчете 30 еллыгын билгеләп үтте

Әлеге уңайдан Үтәмеш авылының “Закир” мәчете кунаклар кабул итте.

(17 ноябрь, «Апастово-информ»)


1995нче елның 15нче ноябре Үтәмеш авылы тарихының битләренә яңа мәчет ачылу вакыйгасы белән кереп кала. Әлеге мәчет “Победа” колхозы җитәкчесе Әнәс Сираҗиев, Хәертдин абый Сәлахов, Илгиз абый Мәрдәнов һәм башка кардәшләребезнең тырышлыгы белән салынган.
Тарих битләреннән күренгәнчә, 1920-1937нче елларда Закир Габдеҗаббар улы Мөштәриев Үтәмеш авылында мулла булып тора. (“Гасырлар сагындагы манаралар” китабыннан). Мөштәриевлар ишле һәм күренекле гаилә булуын Казандагы шундый ук исемле урам булуы раслый. (русча Муштари).
1912нче елда Үтәмеш авылында 738 кеше яшәгән, бүгенге көндә исә 62 кеше генә калган. Шулай булуына карамастан, мәчет манарасыннан матур итеп азан яңгырый, намазлар укыла...
30 ел күп тә түгел кебек, әмма авыл халкы өчен бу зур сан... Шатлыклы вакыйгага ныклап әзерләнгән алар – район җитәкчелеге вәкилләре, имам-мөхтәсиб, күрше-тирә авыл имамнарының һәм авыл халкының әлеге чарада булуы моңа зур дәлил булып тора.
“Имам-хатыйб Рәшит хәзрәт Сәлаховка, аның ярдәмчеләренә Аллаһның чиксез рәхмәте булсын. Ил-көннәребез имин, тормышларыбыз матур, халкыбыз динле, мондый шатлыклы чаралар күбрәк булсын”, - дип язылган “Апаста дини хәят” телеграм каналында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев