Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Апаста “Мәүлид мөбарәк” дип исемләнгән дини - әхлакый мәдәни кичә узды

Мәүлид бәйрәме Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына 1500 ел тулу уңаеннан оештырылды.

(15 октябрь, “Апастово-информ”).



Бәйрәм уңаеннан районга мәркәзебез Казаннан зур кунаклар - “Ярдәм” милли хәйрия фонды Советы җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли хәйрия фонды президенты Илһам хәзрәт Исмәгыйлев, Татарстанның лаеклы ялдагы, элеккеге мөфтие Госман хәзрәт Исхаков, Казан шәһәренең “Утыз Имәни” исемендәге “Ал таң” мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин, Казандагы “Апас” якташлар җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин кайтты. Шулай ук биредә җитәкчеләр, дин әһелләре катнашты, районыбыз халкы җыелды.
Әлеге күркәм чараны район хакимияте, район мөхтәсибәте, “Хаҗәр” рухи-тәрбия үзәге, Үзәкләштерелгән клублар системасы әзерләде. Шулай ук Апас урта мәктәбе коллективы, иганәчеләр ярдәм күрсәтте.
Кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов сәламләп, иң җылы теләкләрен ирештерде.
Бәйрәм моңлы азан белән башланып китте. Сәхнәдә дини җырлар җырланды, коръән аятьләре укылды, мөнәҗәтләр көйләнде, салаватлар әйтелде. Мәртәбәле дин әһелләре вәгазьләр сөйләп, һәркемне уйландырырга мәҗбүр итте. Балалар да бәйрәмне бизәп, яттан өйрәнгән догалары белән сөендерде. Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең тормыш юлын чагылдырган күренешләр аеруча мәгънәле, матур төсмер алды. Һәр чыгыш әдәп, әхлак, тәрбия темаларына багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев