«Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге кунаклар кабул итте
Танылган хоккейчы, капкачы Эмиль Гарипов «Хәҗәр» үзәге, төзелеп килүче пансионат һәм Апаста урнашкан спорт объектлары белән танышты.
(21 октябрь, «Апастово-информ»)
"Ак Барс" командасының элеккеге уенчысы районыбызда спорт белән шөгельләнергә зур мөмкинлекләр булуын ассызыклап узды. Район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Киләчәктә хезмәттәшлек турында фикерен белгерде.
Шулай ук Эмиль Гарипов "Хәҗәр" үзәге һәм пансионат турында җылы сүзләрен әйтте: "Рухи-әхлакый тәрбиянең бүгенге яшьләргә кирәклеген һәрберебездә аңлый.Мондый үзәкләрнең булуы, киләчәккә зур ышаныч бирә. Бу үзәкләрнең эшчәнлеген тәэмин итүче, аларда хезмәт кылучы һәрбер кеше - олы хөрмәткә ия. Аларга бик зур рәхмәт."
Эмиль Гарипов - Россия хоккейчысы, капкачы. 1991 елның 15 августында Казанда туган. Гарипов чыгыш ясаган командалар: "Ак Барс" (Казан), "Авангард" (Омск), "Динамо" (Мәскәү), "Нефтехимик" (Түбән Кама). "Ак Барс" составында 2018 елда КХЛның "Гагарин кубогы" җиңүчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев