Апаста “Гыйлем мәҗлесләре” дип исемләнгән зур дини чара узды
Әлеге проект берничә районны берләштерде. Бирегә Буа, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы һәм башка төбәкләрдән кунаклар катнашты.
(1 декабрь, “Апастово-информ”).
Чара район мәдәният йортында оештырылды. Биредә танылган хәзрәтләребез диннең асылын төбәгебезнең үзенчәлекләрен истә тотып, матур чыгышлар ясадылар, иманны куәтләүче, җанга рухи ризык булган вәгазьләрен, сүзләрен ирештерделәр.
Тәтеш районы мөхтәсибе, казый Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гыймбатов, имам ярдәмчесе, шәхси эшмәкәр Алмаз хәзрәт Закиров, Татарстан Республикасы Хәләл стандарты буенча Комитет рәисе урынбасары Салих хәзрәт Патеев дини гыйлемнәре белән уртаклаштылар. Чыгышларда гореф-гадәтләрне саклау, дин кануннарын үтәп яшәү һәм хәләл белән хәрам төшенчәләре мәсьәләләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев