Апасның “Рамазан” мәчетендә вәгазь кичәсе узды
Вәгазь кичәсе гүзәл затларыбыз өчен оештырылды.
(13 ноябрь, “Апастово-информ”).
Мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт Җамалиев “Бәхетле тормыш” һәм “Хәҗәр” үзәге хезмәткәре Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов апа-абыстайларыбызга “Гаилә һәм хатын-кыз” дигән вәгазьләрен ирештерделәр.
“Вәгазьләр бер-берсен тулыландырып, бер-берсенең дәвамы булып, хатыбларның һәм кардәшләребезнең дөнья һәм ахирәт сорауларына җавап буларак, максатларына ирешергә сәбәпче булса иде. Ошбу вәгазь кичәсен оештыручы абыстайларыбыздан Аллаһ Тәгалә разый булсын” – дип язылган Апаста дини хәят дип исемләнгән телеграм каналда.
Һәр айның беренче чәршәмбесендә “Рамазан” мәчетендә гүзәл затларыбыз, апа-сеңел, әни, ак әбиләребез өчен вәгазь кичәләре оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев