Апас “Җәмигъ” мәчетендә абыстайлар, мөгаллимәләр җыены узды
Әлеге җыенда яңа уку елына багышланган мәсьәләләр каралды.
(27 октябрь, “Апастово-информ”).
“Җәмигъ” мәчетенә абыстайлар, мөгаллимәләр җыелды. Биредә Урта Балтайдан Мөнирә абыстай дини нәсыйхәтне халыкка җиткерү алымнары, Дәвештән Резидә абыстай яшь буынга дини белем һәм тәрбия бирүдә ислам әхлагының роле турында тирән мәгънәле вәгазьләр сөйләделәр. “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгеннән Эльвира ханым әле яңа гына Казанда узган форум яңалыклары белән таныштырды. Әлеге җыенда район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт тә катнашты. Ул үзенең чыгышында алда торган бурычларга тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев