Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Апас аграр көллияте Корбан ашы уздырды

Апас аграр көллиятендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Корбан ашы оештырылды.

(2 октябрь, “Апастово-информ”).



Бу көннәрдә өлкәннәр котлаулар кабул итә. Алар хөрмәтенә районда төрле матур чаралар оештырыла. Чираттагы күркәм кичә Апас аграр көллиятендә узды. Биредә үзләрендә эшләп чыккан ветераннар өчен Корбан ашы үткәрделәр. Мәҗлестә көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов бәйрәм белән тәбрикләп, барлык ветераннарга изге теләкләрен ирештерде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрикләвен район Советы Аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин җиткерде һәм көллиятнең эшчәнлегенә мактау сүзләрен юллады.
Өлкән ветеран, озак еллар директор булып эшләгән Абдулла Хафизов көллиятнең заман белән бергә атлавын, коллективның яңалыкка омтылып хезмәт итүен билгеләп үтте. Район мөхтәсибе исеменнән Хәлил хәзрәт Изге Мәүлид ае белән тәбрикләп, вәгазь сөйләде.
Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанга коръән укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев