Изге җирләрдә кунак булдык!
Апаста яшәүче дустым Гөлнара Җәләлетдинова әнисе Гөлсинә апа һәм кызы Алия белән изге җирләргә барып, Кече Хаҗ - Гомрә хаҗы кылып кайтты.
(28 ноябрь, «Апастово-информ»)
Шул уңайдан, сәфәрнең ничек узуы, гыйбадәт кылудан алган хис-кичерешләре турында сораштым.
Гөлнара ханым, кече хаҗга бару уе ничек туды?
-Кече Хаҗ кылу - күптәнге хыялым иде. Анда баручы кешеләрнең сөйләгәннәрен яратып тыңлый идем. Дустым Наилә Әхмәдиевага, аның тормыш иптәше Идрис әфәндегә дә рәхмәтләрем чиксез. Алар да мине шушы изге сәфәргә этәрделәр. Иң яхшы тур операторны киңәш итүчеләр дә алар булды. Кызым Алия Апастагы “Хаҗәр” рухи-тәрбия үзәгендә дин сабаклары үзләштерә. Апаста узган иң матур дини чараларның берсендә зал тутырып килгән халык балалар белән бергәләп салаватлар әйттеләр. Әлеге мизгел дә күңелемә бик үтеп кергән иде. Шулай ук “Хаҗәр” үзәгендә оештырылган виртуаль рәвештә Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрен карау да тәэссир итте. Шуннан соң тәвәккәлләдем дә инде. Әнием дә, кызым да бик теләп риза булдылар. Аллаһыма иксез-чиксез шөкер, безгә дә изге җирләргә барырга насыйп булды.
Гомрә кылу нәрсәләрне үз эченә ала? Авырлыклары нидә? Аның эчтәлеге хакында сөйләсәң иде.
-Аллаһы Тәгалә әлеге изге уй-нияте булган кешенең һәммәсенә дә җиңеллекләрен үзе бирә. Без ике очыш белән Мәдинә шәһәренә барып төштек. Мәдинәдә өч көн булдык. Биредә Пәйгамбәребез җирләнгән урынны да, аның туган йортын да күрдек. “Әл-Нәбәви” мәчетендә намазлар да укыдык. Биредә укыган намаз үзе 1000 савапка тиң. Шуннан соң без Мәккә шәһәренә юл алдык. Автобусларга утырып, тарихи урыннар белән танышып, җиде сәгать эчендә барып җиттек. Анда безне уңайлы, матур кунакханәләргә урнаштырдылар. Бар җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Барысы да бик матур, итәгатьле итеп сөйләшә, җылы караш, кунакчыллык күрсәтә. Анда кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбен күреп шаккатасың. Ачу, явызлык, усаллык анда бөтенләй юк. Мәдинә шәһәре шулкадәр тыныч, анда күңелгә аеруча рәхәт иде. Мәккә аның белән чагыштырганда гөж килеп тора. Нинди генә илләрдән килмәгәннәр. Индуслар, казахлар, таджиклар - бик күп илләрдән мөселман кардәшләр җыелган. Аннан Кәгъбәтуллага да алып бардылар. “Әл-Хәрам” мәчетендә дә булдык. Гомрә, ягъни Кече хаҗда ихрам киясең, тәваф, сәгый кыласың, чәч кисәсең һәм шул гамәлләрне үтәгәч, ихрам халәтеннән чыгасың.
Изге сәфәрдән нинди уйлар белән кайттың? Күңел халәтең турында да сөйләп үтсәң иде.
Гомрә ул ниндидер сәяхәткә бару түгел. Ә нәкъ менә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен Гыйбадәт кылу. Мин тәртибен дә, догаларын да белмим, ничек, нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңламыйм дип куркып калырга кирәкми. Анда барысын да үзләре аңлаталар, өйрәтәләр. Аннан кайткач күңелләр тынычланып китә. Үзеңне сафланган, пакъланган кебек хис итәсең, иңнәреңнән ниндидер авыр йөк төшкәндәй була. Анда адәм баласы мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга тырыша. Автобусларда да, мәчет тирәләрендә дә Аллаһ ризалыгы өчен дип күчтәнәчләр тараталар. Тәваф кылганнан соң Кәгъбәтуллага карап, изге догалар белән зәм-зәм сулары да эчтек. Болар барысы да бик күркәм күренешләр. Күңелем белән әле дә шунда мин. Аллаһы Тәгаләмә безгә вакытын бүлеп биргәненә, изге җирләргә юлын ачканына иксез-чиксез шөкер. Алдагы көннәрдә дә Аллаһым кушканнарны үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшәргә язсын. Һәр кешегә дә үз гомерендә бер тапкыр булса да Хаҗ кылырга насыйп булсын иде.
Рәхмәт Гөлнара, күңелеңә булган иман нуры тагын да артсын. Кылган гамәлләрегезне Аллаһ Тәгалә кабул итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев