Өлкәннәр котлаулар кабул итә
Мәчет абыстайлары үзләренең мәхәлләләрендә яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлыйлар.
(2 октябрь, “Апастово-информ”).
Районда өлкәннәр котлаулар кабул итә. “Җәмигъ”, “Миргасыйм”, “Рамазан” мәчете абыстайлары да сый-нигъмәтләр җыелмасы бүләк итеп, өлкәннәрне котладылар.
Өлкәннәрнең исән-сау булулары, актив тормыш алып барулары сөендерә. Шулай да тормыш булгач төрле хәлләр була - кызганыч, урын өстендә ятучылар да бар. Яннарына барып, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшыргач, аларның да күңелләре күтәрелеп, яшәү дәрте артып китә, йөзләрендә сөенү, елмаю, рәхмәт хисләре чагыла! Аларны да онытмыйлар, аларны да хөрмәт итәләр бит!
Рамазан мәчете абыстае Эльвира ханым әйтүенчә, үзләренең мәхәлләләрендәге 40лап өлкәннәрне шулай сөендергәннәр!
“Әле алда мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең дә ункөнлеге булачак, шул көннәрдә алар белән дә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән дә шундый очрашулар оештыруны планлаштырабыз”, - ди ул.
Шик тә юк, башка мәчетләребез дә әлеге изге эшне башкаралар! Гомумән, әлеге категория кардәшләребез янына даими барып, хәлләрен белеп, вәгазьләр сөйләп, күңелләрен күтәрүдә мәчет абыстайларыбыз зур өлеш кертәләр. Сезгә барыгызга да бу изге, саваплы эшегез өчен олы рәхмәтләр! Аллаһы Тәгалә сезгә әҗер-савапларын бирсен.
Венера Сәгъдиева,
район мөслимәләр берлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев