Апаста абыстайлар җыены узды
Һәр айның 28нче көнендә Апас Җәмигъ мәчетендә абыстайлар жыены үтә.
(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Бу юлы очрашу 1 февраль көнне үтә торган Бөтендөнья хиджаб көненә багышланып "Яулыгым-йөз аклыгым " дип аталды.
“Мәчет абыстае Гөлсирә ханым кунакларны Коръән сурәләре укып сәламләде. Дания абыстайның вәгазе дә нәкъ бүгенге темага багышланган иде. " Хаҗәр" үзәге кызлары Венера белән Миләүшә очрашуда катнашучы апаларына яулык бәйләү серләре буенча мастер-класс үткәрделәр.
Мәчетебезнең абруйлы абыстае Рауза апа күптән түгел гаиләсе белән Гомрә кылып кайтты, бүгенге очрашуда хаҗ-гомрә фазыйләтләре белән таныштырды. Ахырдан бик кыйммәтле, затлы күчтәнәче - зәм-зәм суы белән абыстайларны сыйлады.
Фикерләшү мул чәй табыны артында дәвам итте. Катнашучылар Гөлсирә абыстайга олы рәхмәтләрен җиткерделәр, киләсе очрашуны да түземсезлек белән көтүләре турында әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев