Апас «Җәмигъ» мәчетендә районыбыз имамнары киңәште
Апасның “Җәмигъ” мәчетендә 2026нчы елның тәүге имамнар җыены узды.
(5 февраль, “Апастово-информ”).
Җыенда районыбыз имамнары катнашты. Биредә район мөхтәсибәтенең эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарылды, Рамазан-шәриф аена әзерлек, халык арасында әхлакый сыйфатларны тәрбияләү, авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшләү, махсус хәрби операциядә катнашучы кардәшләребезгә ярдәм күрсәтү ысуллары һәм башка мәсьәләләр каралды.
Соңыннан яңа 2026нчы елга эш планы төзелде. Җыен эчтәлекле һәм нәтиҗәле узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев