Апаста көчле рухлы райондашлар өчен ифтар мәҗлесе узды
Апасның “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган райондашлар өчен ифтар мәҗлесе уздырылды. Чара Рамазан ае кысаларында оештырылып, катнашучыларны берләштерү, аралашу мохите булдыру максатын куйды.
(16 март, “Апастово-информ”).
Үзәк мөдире Айназ хәзрәт Сафиуллин билгеләп үткәнчә, очрашу социаль интеграцияне ныгытуга, җәмгыятьтә толерант мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Хәзрәт шулай ук райондашлар арасында бик күп сәләтле кешеләр булуын да ассызыклады.
Апастан Ислам Закиров Коръәнне Брайль шрифты буенча иркен укый һәм күз күрүе чикле кешеләргә дә аны өйрәнергә ярдәм итә. Илнур Азизов шигырьләр яза, армспорт белән шөгыльләнә. Илүзә матур итеп шигырьләр укый, музыка коралында да уйный.
-Аларның мөмкинлекләре чикле булса да, рухлары көчле. Үзәгебезгә килеп аралашулары, ифтар мәҗлесендә катнашулары безнең һәрберебез өчен дә уртак җиңүебез булып тора, - дип ассызыклады Айназ хәзрәт.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар җәмгыять өчен бик мөһим. Алар Рамазан аеның төп асылын - игелек, ярдәмчеллек һәм бердәмлек кыйммәтләрен тагын бер кат искәртеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев