Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Апас “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә көчле рухлы райондашлар белән очрашу узды

Биредә мөмкинлекләре чикле райондашлар һәм Апас аграр көллиятенең коррекцион төркемендә белем алучы яшьләр кунак булды.

(9 декабрь, “Апастово-информ”).



Очрашуга килгән кунакларны “Хәҗәр” үзәге җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллин сәламләде.
“Сезнең рух ныклыгы һәркем өчен үрнәк алырлык. Беркайчан да үзегезне кимсетмәгез, күңелегезне төшермәгез. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең догалары һичшиксез, пәрдәсез кабул була. “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгенә рәхим итегез. Биредә дини белем, рухи тәрбия алып, күңелегезне баетырсыз. Дини дәрсләр белән беррәттән, бездә күңелле очрашулар, төрле тематик кичәләр оештырыла. Ишекләребез һәр көн һәм һәркем өчен ачык”, - диде ул.
Очрашуга “Ярдәм” мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова да килгән иде.
-Биредә катнашуымның төп максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләрне берләштереп, аларның күңелендә киләчәккә ышаныч тудыру, өмет уяту. Шундый җылы очрашу бара. Бергәләп сөйләшеп, аралашып утырдык. Шундый матур кичәләр ешрак оештырылсын, хәерле эшләр дәвамлы булсын иде, - дип теләде ул.
Очрашу бик матур, тирән мәгънәле, йөрәкләргә үтеп керерлек узды. Язмыш сынавына дучар булган райондашларны тыңлаганда күзләргә яшьләр килде, шул ук вакытта аларның көчле рухлы булулары соклану уятты. Райондашлар, укучылар матур шигырьләрен сөйләделәр, җырларын бүләк иттеләр, йөрәгендә булган хисләре белән уртаклаштылар. "Ярдәм" гомуммилләт хәйрия фондына, “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгенә карата бик күп рәхмәт сүзләре дә яңгырады.
Чарада район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты һәм җылы теләкләрен ирештерделәр.
Кичә мул сыйлы табыннар артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев