Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Апаста районкүләм зур ифтар узды һәм район мөхтәсибе сайланды

“Максат” теннис үзәгендә узган ифтар мәҗлесендә, республика, күрше район кунаклары һәм 300 дән артык райондашларыбыз катнашты. Беренче өлеше Апас районы мөхтәсибәтенең отчет-сайлау җыелышына багышланды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев һәм башка кунаклар катнашты.

(20 февраль, Апастово информ)


Кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
“Хөрмәтле райондашлар, кунаклар! Барыгызны да биредә күрүемә бик шат. Безнең җитәкчеләребез, күршеләребез, хөрмәтле ветераннарыбыз да биредә. Киләчәк буынны дөрес итеп тәрбияләү безнең төп бурычыбыз булып тора. Без өлкәннәр ничек итеп бердәмлек, ничек үрнәк күрсәтәбез киләчәк буын да шулай булачак. Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбрик итәм, тоткан уразаларыбыз кабул булсын!”, - диде ул.
Татарстан  Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров үз район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевның эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния назәрәтенең Бердәмлек медален тапшырды. Шундый ук медаль белән Рамазан хәзрәм Әминов та бүләкләнде. Иске Әнәле имамы Мостафа хәзрәт Идиятуллин һәм Югары Ындырчы имамы Ирек хәзрәт Идрисовлар Татарстан Диния назәрәтенең Рәхмәт хатына, Рифат Галиуллин белән Динар Салаховлар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.
Апас районы мөхтәсибе итеп Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов бертавыштан сайланды.
Мәҗлеснең икенче өлешендә иганәчеләр -“Ярдәм фонды”, Лилия Зәйнуллина, Гөлнара Сәлахова ярдәмендә оештырылган ифтар мәҗлесендә дин әһелләре, махсус хәрби операциядә вафат булган һәм хәбәрсез югалган егетләрнең якыннары, көмеш волонтерлар, якташлар һәм барлык кунаклар сый-нигъмәттән авыз итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев