Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту мәҗбүриме?

Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту мәҗбүри түгел. Ул нәфел ураза рәтенә карый. Ләкин, «Бу – мәҗбүри гамәл түгел», – дип, кул селтәргә ашыкмагыз!

«Сәүбән (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң 6 көн ураза тоткан кеше 1 ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән 10 тапкырга артыграк әҗер ирешер (аять)».

Икенче бер хәдистә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза 10 тапкырга арттырылып языла, ә 6 көнлек ураза – 2 айлык ураза кебек, барысы бергә – 1 еллык ураза».

Шәүвәл уразасын 6 көн рәттән тоту мәҗбүри түгел. Һәркем үзе хәл итә: рәттән тотарга да, көн аралаш тотарга да мөмкин. Иң мөһиме – шәүвәл ае дәвамында тотып бетерергә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/sauval-aenda-6-kon-uraza-totu-maburime-5872004

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/beautiful-white-mosque-blue-sky-khasab-oman_15914849.htm#fromView=search&page=2&position=0&uuid=75a2e0c6-4899-461e-9ed8-1a22d2d76dc0&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев