Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Татарстан мөфтияте 2025нче елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләрен раслады

Гарәфә көне итеп 5нче июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 6нчы июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

(26 май, «Апастово-информ»)


Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

2.00-3.00 – Коръән уку;
3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
3.30 – гает намазы;
3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул 8нче июнь көнне кояш баеганчы дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 53 мең сум.

5, 6, 7, 8 һәм 9нчы июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев