Апаста “Минем беренче намазым” бәйгесе узды
Коштавылы мәдәният йортында “Минем беренче намазым” дигән тәрбияви чара узды. Ул балаларның азан тавышы белән башланып китте. Инде дүрт ел дәвамында уздырыла торган берсенә әйләнде.
Беренче булып балалар халык алдында имтихан тотты. Алты ай буе өйрәнгән догаларын, Корьән кануннарын сөйләделәр. Балаларны укыту Казандагы “Апас якташлык җәмгыяте” вәкилләре тарафыннан оештырылган иде.
Чарада Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган өлеш тә булды. Хәрби операциядә катнашкан, батырларча һәлак булган егетләребезнең искә алдык, аларны зурладык, гаиләләренә бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне авыл гөрләп торды. Мәдәният йортында халык матур концерт караса, балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, таганда әйләнде. Авылыбыз яшәсен дип бар көчләрен куючы якташларыбызга чиксез рәхмәтлебез.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/167434/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев