Рамазан хәзрәт Әминов зур бүләккә лаек булды
Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды.
(19 май, “Апастово-информ”).
Бөтенроссия дин әһелләре форумында Апасның “Миргасыйм” мәчете имамы Рамазан хәзрәт Әминов та катнашты. Ул анда “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара Берлеге медале белән бүләкләнде. Рәсәйнең 74тән артык төбәгеннән килгән мөселманнар алдында шундый югары бәягә лаек булу - Апас районының дини эшчәнлеге өчен - зур дәрәҗә. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев