Изге Ураза гаете көнендә Танай-Турайда балалар өчен бәйрәм узган
Бәйрәм Казан шәһәрендә яшәүче авылдашлары “Иман-Нуры” мәчетенең имам-хатибы Нияз Закиров тарафыннан оештырылган.
(7 апрель, “Апастово-информ”).
Изге бәйрәм көне Танай-Турай һәм тирә-күрше авыл балалары өчен дә бик истәлекле узган. Киң күңелле авылдашлары, Казан шәһәрендә яшәүче Нагорный бистәсендә урнашкан “Иман Нуры” мәчетенең имам-хатибы Нияз хәзрәт Закиров Танай-Турай авыл клубында балалар өчен махсус бәйрәм оештырып, онытылмаслык сөенеч бүләк иткән. Балалар күңелле уеннарда катнашканнар. Кунакка аниматорлар да килгән.
“Балалар уйнап-көлеп, күңел ачтылар. Кызыклы уеннарда катнаштылар. Аквагрим, дискотека да оештырылды. Шулай ук ук баллы мамык, тәм-томнар белән дә сыйландылар. Һәркем шат кәеф белән таралышты. Авылдашыбыз Нияз хәзрәт Закировка рәхмәт сүзләрен ирештерде”, - дип хәбәр итте Танай-Турай авылы клубы мөдире Гүзәл Вафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев