Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

«Тәүбә истигъфар итү» дигәнне ничек аңларга?

Гөнаһ кылгач, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау, ярлыкау үтенү, дигән сүз бу. Әмма тәүбәнең ике шарты бар. Беренчесе: тәүбә итү чын күңелдән булырга тиеш. Икенчесе: шушы гөнаһка кире әйләнеп кайтмау. Бу – Аллаһы Тәгалә белән бәндә арасындагы шартлар

  Әгәр дә кеше белән кеше арасы турында сүз бара икән, әйтик, гайбәт сөйләдең, башка берәүнең хакларын боздың икән, шартлар өчәү. Беренчесе: Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән үкенеп гафу сорау. Икенчесе: бу гөнаһка яңадан әйләнеп кайтмау. Өченчесе: теге кешедән дә гафу сорау.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Бөтен адәм балалары да ялгыша, иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләр». Һәр кеше, йоклар алдыннан булса да, тәүбә итәргә тиеш. Бу » безнең ризыкны арттыра, калебне чистарта, гомерне озынайта. Белеп һәм белми гөнаһларыбыз бар. Тәүбә истигъфарны көн дә үтәсәк яхшы. Аннан соң тиешле намаз укысак, тагын да әйбәт.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/tauba-istigfar-itu-diganne-nicek-anlarga-5871838

Фото:© «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев