Әлмәндәрдә Сабан туе авылдашларны очраштырды
Сабантуй

Әлмәндәрдә Сабан туе авылдашларны очраштырды

Әлмәндәр авыл җирлегендә Сабан туе узды.

 

(10 июнь, "Апастово-информ").

Сабан туе хезмәт батырларын данлаудан башланды. Бар мәйданга җыр- моң яңгырады.

Авылдашлар бер-берсе белән аралашып, төрле халык һәм спорт уеннарында катнаштылар. Капчык бәреш, аркан тарту, турникта күтәрелү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү - бар да Сабан туеның бизәге булды.

Сабан туеның баш батыры булып Югары Ындырчы егете Илмир Багитов калды. Тәкәне Фаил һәм Фазыл Вилдановлар әзерләгән иде.

Сабан туеның иганәчесе - Борнашта туып-үскән  Илдар Ногманов.

Бәйрәмне Альберт һәм Гөлия Сәлахетдиновлар алып барды, Айрат Айтуганов, җирле үзешчәннәр матур җырларын яңгыратты.


Нет комментариев