Эшләре апрель аенда башланып киткән иде. Бина “Авыл клубларын төзекләндерү” республика программасы нигезендә төзекләнде.
Мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Рәсәй Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, “Апас” якташлар җәмгыяте вәкилләре катнашты.
-Коштавылында бүген бәйрәм – матур бина барлыкка килде. Иске мәдәният йортының хәле бик әйбәт түгел иде. Хәзер бөтенләй башкача! Киләчәктә биредә бергә җыелышып бәйрәмнәр үткәрергә, тарихи вакыйгаларны билгеләп үтәргә, яшь буынны тәрбияләргә язсын, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Котшавылы мәдәният йорты 1987 елда төзелгән, 2010 елда төзекләндерү эшләре башкарылган. Шуннан бирле төзелешләр булмаган. Хәзер ул “яңа күлмәктән” тамашачыны, авылдашларны каршылады. Бина үз эченә китапханәне дә алган. Авыл тарихын мәңгеләштерүче музей почмагы да булдырылган. Фойега бильярд һәм теннис өстәле куелган, яңа аппаратура, җиһазлар булдырылган. Якты, җылы, нурлы, чиста-пөхтә бинада эшләр өчен дә, ял итәр, күңел ачар өчен дә барлык мөмкинлекләр бар. Рәсәй Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин милли проектлар һәм алар нигезендә башкарылган эшләр хакында сөйләп узды. Коштавылы халкының шатлыгын бүлеште.
-Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка өлкәләр игътибар үзәгендә. Демография, төзелеш мәсьәләләре - көн кадагында. Зур шәһәрләр белән бергә кечкенә авыллар да яңара, төзекләнә, биналар калка. Мәдәният йортыгыз сезгә озак хезмәт итсен, - диде ул.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Апас районының мәдәният йортларын, клубларны төзекләндерү буенча алдынгылар рәтендә булуын әйтте.
-Агымдагы елда гына да Татарстан Республикасында 22 бина төзелде һәм төзекләнде. Федераль һәм Республика программалары нигезендә төзекләнгән биналар арасында сезнең мәдәният учаклары да булу зур шатлык. Хәзерге вакытта район туган якны өйрәнү музее төзекләнә. Менә бүген Коштавылында матур бина халык хозурына тапшырыла. Апас районына шатланып киләбез, сезнең уңышларны күреп сөенәбез. Кайткан саен яңалык күрәбез. Яңа юллар салына, биналар калка, эш урыннары булдырыла. Бу уңышларның нигезендә район башлыгының хезмәте ята, - диде Ленар Хәкимҗанов.
Җитәкчеләр мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләрне дә хөрмәтләде. Әлмәндәр авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Камалиева, Коштавылы мәдәният йорты мөдире Тәскирә Хафизова “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булды, Төбәк Черкене мәдәният йорты мөдире Любовь Антоновага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Нет комментариев