Апаста батыр егетләрне искә алдылар
Безнең геройлар

Апаста батыр егетләрне искә алдылар

Егетләрнең әти-әниләренә, якыннарына Батырлык ордены тапшырылды.

(9 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Район хакимиятенең утырышлар залында Ил иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган егетләрнең исемнәре горур яңгырады. Әлеге чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Рәсәй Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров катнашты.

  Илебез тынычлыгы өчен башын салган Батыр райондашларыбызның әти-әниләренә, якыннарына һәлак булганнан соң Батырлык ордены һәм бүген Ил иминлеге сагында торучы егетләрнең әниләренә “Батырлык өчен” медальләре тапшырылды.

Район башлыгы Айрат Зиганшин
Апас район башлыгы Айрат Габдулхакович Җиганшин Фото: Ләлә Сәфиуллина

-Бүгенге көндә Батыр егетләребез безнең арабызда юк. Әти-әниләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Алар һәрберсе Герой. Туган ил өчен башларын салган егетләребез даны мәңгелек. Без аларның батырлыгын онытмыйбыз. Якыннарына исәнлек-саулык һәм сабырлык телим. Һәр ир-егет үзенең гаиләсен, туган илен якларга тиеш. Сез нәкъ шундый ул үстергәнсез. Аларның батырлыгы, кыюлыгы, туган илен ихлас яратуы өчен дәүләт бүләген тапшырабыз, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

 2026 ел - Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бу елның төп бурычлары булып якташларыбызның сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклау, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, шулай ук хәрбиләргә, аларның гаиләләренә һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итү тора.   Районыбызның кыю, батыр егетләре махсус хәрби операциядә катнаша, батырлык үрнәге күрсәтә. Аларның батырлыгы, һәлак булганнарның исемнәре мәңге хәтердә.

-Егетләрнең батырлыгы – каһарманлыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең мәңгелек үрнәге. Ул безнең йөрәкләрдә һәм халыкның хәтерендә мәңге сакланачак. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр традицион кыйммәтләрне, мәдәниятне һәм киләчәкне саклый. Аларның батырлыгы, кыюлыгы һәм тәвәккәллеге – балаларыбызның һәм оныкларыбызның бәхетле киләчәгенең нигезе, - диде Максим Топилин.

Рәсәй Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин
Рәсәй Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Фото: Ләлә Сәфиуллина

  Свияжный бистәсеннән Төхвәтуллин Илнар Илдар улы Россия Федерациясе Президенты Указы белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Орденны батыр райондашыбызның әти-әнисе Илдар һәм Сөембикә Төхвәтуллиннар алды.  

Илнар – Свияжный бистәсе егете. Биеш мәктәбендә белем алганнан соң, Буа ветеринария көллиятен тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итә. Аннан сәүдә өлкәсендә эшли. 2022 елда мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә. 2024 елның 4 декабрендә батырларга һәлак була. Шушы ике ел эчендә ул үзен чын ир-егет, Ватан сакчысы, туган җиренең ватанпәрвәре итеп күрсәтә. Курку белмәс, көчле һәм тәвәккәл егетне сугышчан дуслары, авылдашлары, хезмәттәшләре олы хөрмәт һәм тирән юксыну белән искә ала. Илнар Илдар улы спорт белән шөгыльләнә, якыннарына, дусларына терәк-таяныч була белә, авыр чакта җилкәсен куя, ярдәмгә ашыга.

Зыятдинов Илгизәр Зөфәр улының Батырлык ордены әнисе Мөсфирә Сөләймановага тапшырылды.  

Илгизәр Зөфәр улы Апас бистәсендә туып-үсә. Апас урта мәктәбендә укый. 2022 елда мобилизация кысаларында Ил иминлеге сагына баса. 2025 елның 31 августында һәлак була. Батыр егет Ил иминлеге сагына баскач та сынатмый. Үзен әзерлекле хәрби, Туган ягының тугры улы итеп күрсәтә. Аның батырлыгы дәүләт бүләге белән бәяләнде.

Ларин Олег Игоревич тумышы белән Тольятти якларыннан булса да, Апаста гомер итә.

Ул 1971 елның 24 февралендә Тольятти шәһәрендә туа. Ульян шәһәрендә һөнәри-техник уку йортын тәмамлый. Аннан солдат хезмәтенә алына. 1989-1991 елларда һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп кайткач, авиация заводында, районыбызга килеп төпләнгәч, сак хезмәтендә эшли. 2023 елда үз теләге белән контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. 2025 елның 19 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Якыннары аның курку белмәс, ярдәмчел булуын искә ала. Батырлык ордены тормыш иптәше Раилә Мөбариевага тапшырылды.

Батыр райондашыбыз, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында җаваплы биремнәр үтәүче Газизуллин Ринат Габбас улының әнисе Рәисә апа “Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе” медаленә лаек булды.

Ринат Габбас улы – хәрби часть командиры. Тәвәккәл, кыю ул үстергән Рәисә Фәйзелгата кызы баласы белән горурлануын яшермәде һәм бүләкне дә күз яшьләре аша кабул итеп алды.  

Ринат Габбас улы 2022 елда мобилизация кысаларында Ил сагына китә. Хәрби юл узганда 8 тапкыр бүләкләнә һәм күкрәгенә медальләр тагыла. “Республика алдындагы казанышлары өчен”, “Батырлык өчен”, “Хәрби батырлыгы өчен”, “Георгий Жуков”, “Авдеевканы азат иткәне өчен”, “Хәрби медицинадагы уңышлары өчен” медальләре аның Ил алдындагы бурычын намус һәм тугрылык белән үтәве хакында сөйли. Ринат Габбас улы хәрби бурычларны үтәгәндә 4 тапкыр яралана. Дәваланулардан соң ул кабат Ил иминлеге сагына басты.


Нет комментариев