Василий Аверьянов “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды
Безнең геройлар

Василий Аверьянов “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды

Янгелде авылында яшәүче Дан орденнарының тулы кавалеры, Василий Аверьянов “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

    Әлеге бүләкне район башлыгы Айрат Җиһаншин Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән берлектә тапшырды.    Василий Игнатьевич 14 яшендә колхоз эшенә чыга. Гаиләнең авыр материаль хәле аны колхозда тимерче ярдәмчесе булып эшләргә мәҗбүр итә.

Василий Аверьянов
Дан орденнарының тулы кавалеры, Василий Аверьянов Фото: Ләйлә Шигабеева

-Бу еллар миңа чын тормыш мәктәбе булды. Техниканың барлык нечкәлекләрен, тимер эшенең үзенчәлекләрен күңелемә салып куйдым. Армия хезмәтеннән соң урта профессиональ-техник училище тәмамлап, Тукай исемендәге колхозда киң профильле механизатор булып эшли башладым, - ди үзе.

  60нчы еллар башында механизаторлардан беренче булып шикәр чөгендере орлыгы чәчә ул. Һәм беренчеләрдән булып “КС-6”шикәр чөгендере алу комбайнында эшләргә өйрәнә. Озак еллар эшләгәнлектән, агротехника ысулларын да бик ныклап үзләштерә. Ә бу, үз чиратында, шикәр чөгендере плантацияләрендә һәм бодай басуларында елдан-ел югарырак уңыш алырга ярдәм итә.

-Яздан көзгә кадәр басуларда эшләп, кышын “МТЗ-75”тракторында төрле йөкләр ташып, беренче тапкыр “Районның иң алдынгы тракторчысы” исеменә лаек булдым. Ә гомумән алганда, хезмәтемне бәяләп биргән Рәхмәт хатларым, Мактау кәгазьләрем, иңнәремә таккан төрле төстәге тасмаларым бихисап минем, - ди Василий Аверьянов.

   1971 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1975 елда III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, 1976 елда II дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. 1983 елда, югары җитештерүчән фидакарь хезмәте һәм СССР төзелүнең 60 еллыгы уңаеннан, социалистик ярышта ирешкән зур уңышлары, озак еллар бер хуҗалыкта нәтиҗәле эшләве өчен I дәрәҗә Хезмәт Даны орденына лаек була. Аның 45 еллык гомуми хезмәт стажының 38 елы механизаторлык эше белән бәйле.


Нет комментариев