Борнаш мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес узды
Җәмгыять һәм без

Борнаш мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес узды

Борнаш урта мәктәбендә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре Раил Кашапов һәм Илшат Шәфигуллин куркынычсызлык дәресендә катнашты.

  Алар янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен тикшерү максатында балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга янгын чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм янгын очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәрттеләр.

  Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәт номерларын да искә төшерделәр. Мондый чараларның төп максаты-балаларны гадәттән тыш хәлләрдә дөрес эшләргә өйрәтү.


Нет комментариев