«Апас» якташлык җәмгыяте республика бәйгесендә беренче урында
Җәмгыять һәм без

«Апас» якташлык җәмгыяте республика бәйгесендә беренче урында

«Татарстан Республикасының елның иң яхшы якташлык оешмасы» республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге бәйгедә Апас якташлар җәмгыяте 1 нче урынга лаек.

  Җиңүчеләрне билгеләгәндә якташлык җәмгыятьләренең эшчәнлеге, иганәчелек эшләре, төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында, республика, россиякүләм һәм халыкара чараларда катнашулары, интернет киңлекләрендә сайтлары булу һәм аны ничек алып бару һәм башка күрсәткечләр искә алынган.

  “Чын күңелдән якташлык җәмгыяте вәкилләрен һәм җәмгыятьнең рәисе Марат Нуриевны әлеге зур җиңү белән котлыйм. Сезгә һәрьяклап ярдәмегез өчен, туган ягыбызны яратканыгыз һәм аның үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт!” – ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.


Нет комментариев