Җәмгыять һәм без

Апасның участок инспекторы өчен тавыш бирәбез

“Халык участок инспекторы” Бөтенрәсәй бәйгесе бара. Иң яхшы участок инспекторын интернетта тавыш бирү юлы белән халык сайлый.

Бәйгенең беренче этабы тәмамланды. Икенче этабы 7 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Теләге булган һәркем тавыш бирә ала. Иң яхшы дип санаган участок инспекторының фамилиясен, исемен күрсәтү кирәк.  

Бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычы дәрәҗәсен, хезмәт абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен булдыруга ярдәм итәчәк. Апас районыннан полициянең өлкән участок уполномоченные Илшат Мухамов катнаша. Җиңүчене билгеләү өчен, 7 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының рәсми интернет-сайтында онлайн-тавыш бирү башланды, ул 16 сентябрьдә тәмамланачак, - диде участок инспекторлары җитәкчесе Фәнил Мингалиев.  

Илшат Мухамов – район эчке эшләр бүлегенә 2013 елда килә. Соңгы 6 елда Әлмәндәр, Олы Болгаер, Зур Күккүз җирлеге халкына хезмәт күрсәтә. Әлеге авылларда 1919 кеше яши. Шулай ук “Хезмәттәге уңышлары өчен” медаленең өченче дәрәҗәсенә ия. Әлеге җирлек халкыннан быел 81 мөрәҗәгать кергән. Коллективта участок инспекторының эше югары бәяләнә.

https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/folder/95692946 сылтамасы аша тавыш бирегез.


Нет комментариев