Җәмгыять һәм без

Миңнеханов Дәүләт хезмәткәрләре эше өчен ясалма интеллектның мөһимлеге турында белдерде

Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре ясалма интеллектны актив үзләштерә, чөнки бу һәр эшнең мөһим элементына әверелде.

   Бу хакта студентлар белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

"Мин моңа җитди карыйм, чөнки дөнья бу юнәлештә бик алга китте. Бездә тулы бер укыту программасы бар: без үзебезнең барлык хезмәткәрләребезне ЯИ белән эшли белсеннәр өчен әлеге программа аша үткәрәбез», – дип билгеләде ул.

Рөстәм Миңнеханов үзе дә ясалма интеллект белән эшне актив үзләштерә һәм бу уңайдан лекцияләр тыңлый.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев