Кече Болгаер авылында гомер итүче Минниса әби Шакирова 95 яшьлеге уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләкләрен алды.
Минниса әби Шакирова тумышы белән Арча районыннан. Казанда Тасма заводында эшли. Шул елларда иптәш кызлары белән Кече Болгаер авылына ындыр табагына эшкә җибәрелә.
“Әниебез урып-җыю чорында авылыбызга эшкә җибәрелгән. Шуннан әтиебез Габделхак белән танышып, гаилә корып яши башлаганнар. Өч ир-бала тәрбияләп үстергәннәр. Бик тату, үрнәк гомер иткәннәр. Тик кызганыч, әтиебез 2012нче елда вафат булды. Шулай ук әниебез Рөстәм һәм Вилдан исемле ике улларын югалту ачысын да кичерде. Әниебез нинди генә ачы хәсрәтләр аша узмасын, сабыр, тыйнак булып калды, - дип сөйли килене Рузилә.
Минниса әби сугыш чоры баласы. Авыр сугыш елларына туры килгән балачагы рәхәт узмаган аның. Бик иртә әнисе үлеп киткән. Колхоз эшенә дә иртә җигелгән ул. Тормышка чыккач та, гомере буе авылда тир түккән. Саламнар ташуда, эскертләр өюдә катнашкан, бозаулар караган. Миниса әби бүгенге көндә кече улы Тәүфыйкъ, килене Рузилә тәрбиясендә гомер итә. Минниса әбигә 95 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлауларны Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина җиткерде.
Нет комментариев